Фәрит Мөхәммәтшин Әстерхан өлкә Сабантуенда катнашты
26.05.2013
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әстерхан өлкәсендә эш визиты барышында Сабан туенда катнашты. Татарларның милли бәйрәме өлкә күләмендә егерме бишенче тапкыр үткәрелә.
Эссе кояш, үләннәре саргая башлаган киң дала хас бу Сабан туена. Нариман районында узачак Сабантуйга иртәдән башлап халык агылды. Татарлар гына түгел, Әстерханда яшәүче башка милләт вәкилләре дә үз итә безнең бәйрәмне. Мәйдан үзенә олы-кечене бергә җыйды.
Сабантуйны Әстерханның “Дуслык” дип исемләнгән татар милли мәдәнияте җәмгыяте Татарстанның Теләче райны белән бергәләп оештырды.
Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары, «Дуслык» җәмгыяте җитәкчесе Әнвәр Алмаев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Әстерхан өлкәсенең халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләр министры Денис Афанасьев, Әстерхан мэры Михаил Столяров, Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов һәм Нариман районы башлыгы Нурлан Кандыков Сабан туеның олы кунаклары булдылар.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәйдан халкына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм сәламнәрен ирештерде. “Татарстан халкы һәм шәхсән үз исемемнән һәрбарчагызны Сабантуй бәйрәме белән котлыйм! Дөнья буйлап сибелгән татар халкы өчен Сабантуй халыкның бердәмлеге, милли гореф-гадәтләрне саклау, буыннар арасында элемтәләр өзелмәве символы булып тора”,- диелгән иде әлеге котлауда.
“Хөрмәтле милләттәшләр, хөрмәтле Әстерхан халкы! Борынгыдан килгән Сабантуй хәзер Россия Федерациясендә һәм дөньяның татарлар күмәкләп яши торган бик күп илләрендә үткәрелә. Бу бәйрәм дусларны, туганнарны очраштыра, төрле милләт кешеләрен берләштерә”, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, хәзер Сабантуй дөньяның 23 илендә уздырыла. Татарстанда, Башкортостанда, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта ул аеруча тантаналы итеп билгеләп үтелә. «Әстерхан Сабантуе тиздән Казанда узачак Универсиада алдыннан бәйрәм ителә, – дип искәртеп үтте Дәүләт Советы Рәисе. – Халыкара студентлар уенына төрле илләрдән 15 мең спортчы, судьялар, журналистлар, җанатарлар киләчәк. Без Казанны әлеге чарага әзерлибез. Бүген Әстерхан өлкәсендә узучы бу бәйрәм дә чын мәгънәседә спорт бәйрәме булыр, анда иң көчлеләр, иң җитезләр, иң булганнар җиңү яулар дип ышанам”.
Фәрит Мөхәммтшин “Дуслык” оешмасының һәм аның лидеры Әнвәр Алмаевның Әстерхан өлкәсендә башкарылган бик күп изге эшләрнең башында торуын билгеләп үтте. Парламент башлыгы Әстерхан өлкәсе губернаторы исеменә дә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Биредә татар халкы турында иң яхшы фикерләрне генә ишетергә туры килә, безнең халыкны эшчән, игелекле, намуслы, кешелекле дип бәялиләр, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Сез Россиянең көньяк форпосты буларак ил чикләрен саклау миссиясе йөкләнгән Әстерхан өлкәсен үстерүгә үзегездән лаеклы өлеш кертәсез». Сүзен тәмамлап парламент башлыгы мәйдан халкына яхшы кәеф, күңелле ял теләде.
Сәлам алышулардан соң бәйрәмне оештыручылар кунакларга милли түбәтәйләр һәм милли рухлы бүләкләр тапшырды. Концерт программасында Казанның “Сәйдәш” бию коллективы һәм Теләче районнары үзэшчәннәре чыгыш ясады. Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамаов халыкка үзенең җырларын бүләк итте. Бәйрәм милли уеннар, ат чабышы, көрәш белән дәвам итте.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында Фәрит Мөхәммәтшин кичә Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы Рәисе Александр Клыканов белән очрашуларын әйтте. Очрашуда ике субъектның парламентлары арасында элемтәләрне тагын да киңәйтү хакында сөйләшкәннәр. «Без Универсиаданы уздыруга Казанда Әстерхан парламенты делегациясен кабул итү хакында килештек, үзара тәҗрибә уртаклашу өчен җирлек бар», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
Иртәгә Әстерханда Фәрит Мөхәммәтшин катнашында татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла.
Руслан Мөхәммәдшин, Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге