Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, илебез авиация төзелешен яңадан торгызуның милли проекты кирәк
12.08.2008
Заманча технологияләр нигезендә илебез авиация төзелешен масштаблы яңартып төзүдән башка, тармак, яңадан торгызылып, дөньякүләм һәм эчке базарларда лаеклы урын ала алмаячак.
Бу турыда бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Заманча технологияләр – илебез авиация төзелешен яңадан торгызуның төп буыны” фәнни-гамәли конференциясен ачу вакытында укыган докладында хәбәр итте.
Шуны да искә төшереп узыйк: конференция авиакосмик технологияләр һәм җиһазлар. Казан – 2008” 4 нче халыкара күргәзмәсе кысаларында Казанда уза (12-15 нче август).
Авиация тармагына караган предприятиеләрнең күпчелегендә җиһазларның төп составы 90 нчы еллардагы кебек үк калган, шулай ук мораль һәм физик яктан искергән. Илебезгә чит илдән кертелгән самолетларның күп булуы да тармакта түбәнгә тәгәрәү турында сөйли.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, тармакны дәүләт катнашында гына масштаблы яңартып төзергә мөмкин. Бу авиапредприятиеләрнең канәгатьләнмәслек финанс-икътисади хәлен, кадрлар составындагы һичнәрсә белән алмаштыра алмаслык югалтуларны, яңа эшкәртмәләрнең юклыгын уңай якка хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
“Моннан тыш, тармакның төп җитешсезлеге – карарлар кабул итүдә системалылык һәм комплекслылык булмау”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, 2001 елдан башлап, 2002-2010 елларга һәм 2015 елга кадәр булган чорга гражданнар авиация техникасы үсешенең федераль максатчан программасы өч тапкыр яңадан каралган. “Программаның беренче басмасы гына комплекслы характерда иде; калганнары, гәрчә проблемалар кискенләшеп кенә торсалар да, комплекслылыкны югалта бардылар, - диде ул. – Белгечләр ясый торган гомуми нәтиҗә - тармак эшләре белән идарә итүне оештыруның фәнни нигезләнгән технологиясе булмау”.
“Татарстан алга таба да авиация тармагы мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры, - чөнки без үзебезне авиацияле республика дип саныйбыз”.
“Реформалар чорында илебездә кайбер авиация заводлары үз эшчәнлеген туктатты дияргә мөмкин, һәм без бу процесслардан читтә кала алмадык, - диде ул. – Мин зур үкенеч белән шуны әйтеп узарга телим: үз вакытында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев идеясен – авиатөзелешне яңадан торгызуның бөтен состав өлешләрен үз эченә алган, һәр юнәлеш буенча эшчәнлек технологияләре булган махсус милли проектын хупламадык”.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы конференция карарына илебез авиация төзелешен яңадан торгызуның бердәм проектын эшләү һәм анда инде гамәлдә булган корпорация һәм холдинглар белән бәйләнгән бурычлар кую, шулай ук бу бурычларны һәм тулаем тармакны үзгәртеп кору юлларын аккумуляцияләячәк фәнни совет төзү тәкъдимен кертергә кирәк дип саный.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте