Рөстәм Нигъмәтуллин Филиппин Республикасының Россиядәге Илчелек эшләрендә вакытлы вәкиле Роберт О.Феррер белән очрашты

22.10.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Филиппин Республикасының Россиядәге Илчелек эшләрендә вакытлы вәкиле Роберт О.Феррер белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Искә төшерәбез, О.Феррер җитәкчелегендәге Филиппин делегациясе Казанга эшлекле очрашуга килде (2021 елның 22-23 октябре).

Очрашулар һәм сөйләшүләр республика ведомстволарында, шул исәптән ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында, ТРның туризм буенча Дәүләт комитетында узачак. ТР Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстанның икътисади һәм сәнәгать потенциалын презентацияләү булачак.

Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Филиппин Республикасы вәкилләре Россия-Филиппин хезмәттәшлеге кысаларында мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, үзара файдалы товар әйләнеше, шулай ук туризм өлкәсендә киләчәктәге адымнарны билгеләделәр.

Очрашуда Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.