Татарстан Премьер-министры “Инвестицияләр” юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышында катнашты

21.10.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин видеоэлемтә режимында “Инвестицияләр” юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясенең чираттагы утырышында катнашты.

Утырыш Сахалин өлкәсе губернаторы, комиссия җитәкчесе Валерий Лимаренко рәислегендә узды. Анда шулай ук РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов катнашты.

Киңәшмә барышында катнашучылар инвестицион кагыйдәләр җыелмасын формалаштыру алымнары, шулай ук РФ субъектларының инвестицион карталарын булдыруга функциональ таләпләр турында фикер алыштылар.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.