Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Оборона сәнәгате” Берләшкән сәнәгый корпорациясе” ААҖ нең генераль директоры Андрей Реус белән очрашты
12.08.2008
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Оборона сәнәгате” Берләшкән сәнәгый корпорациясе” ААҖ нең генераль директоры Андрей Реус белән очрашты.
Аерым алганда, анда Казан вертолет заводын (КВЗ) яңартып төзү программасы турында сүз барды.
Соңрак “Авиакосмик технологияләр һәм җиһазлар. Казан – 2008” күргәзмәсен ачу кысаларында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, “без КВЗ ны яңартып төзүнең җитди программасын әзерлибез”. Моннан тыш, очрашуда башка мөһим проектлар турында да фикер алыштылар.
Андрей Реус ачыклык керткәнчә, “Татарстан Республикасы бүген “Оборона сәнәгате” Берләшкән сәнәгый корпорациясе”н оештыручыларның берсе булып тора, һәм без тулаем компания үсеше стратегиясе өстендә бергәләп эшлибез”.
Аның сүзләренә караганда, КВЗ ны яңартып төзү стратегиясе өстендә дә бердәм эш бара. “Вертолет төзү өлкәсендә бездә бернинди килешмәүчәнлек тә юк”, - дип ачыклык кертте Андрей Реус.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов журналистларга түбәндәгеләрне искә төшерде: республика “Оборона сәнәгате” Берләшкән сәнәгый корпорациясе” ААҖ нең акционеры булып тора, ә ул үзе “Оборона сәнәгате” Берләшкән сәнәгый корпорациясе” ААҖ нең Директорлар советы составына керә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте