Татарстан Хөкүмәте йортында Камал театрының архитектура концепциясен эшләүгә конкурс мәсьәләләре буенча брифинг узды

19.10.2021

Камал театрының архитектура концепциясен эшләүгә конкурс җиңүчесен жюри 3 февральдә билгеләячәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.

Барлыгы конкурска 537 кеше катнашырга теләк белдергән. Конкурс кагыйдәләре буенча чит илләрнең архитектура бюролары Россия компанияләре белән берләштеләр. 12 октябрьгә 8 катнашучы финалга чыкты. 

“Без ноябрь ахырында командалар килүен көтәбез. 2 февральдә экспертлар советы утырышы узачак һәм алга таба - 3 февральдә без анализ нәтиҗәләрен жюрига тәкъдим итәчәкбез”, - дип хәбәр итте Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Конкурсның инициаторлары – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театры. Жюри утырышы нәтиҗәләре буенча җиңүчегә һәм ике финалистка өстәмә түләү булачак: җиңүчегә - 2,5 млн сум, 2 урынга - 1,5 млн сум, 3 урынга - 1 млн сум.

Камал театры – Россиянең иң борынгы милли театры – 1906 елда нигезләнә. Кабан буендагы хәзерге бинада театр 1985 елдан эшли. Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын Һади Такташ  урамы һәм Түбән Кама күле арасында төзү планлаштырыла.

 


“Татар-Информ” МА