Иннополиска яңа стартаплар килде

15.10.2021

Бүген Иннополиста видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов рәислегендә стартаплар буенча “Иннополис” МИЗның 13 нче Экспертлар советы утырышы узды.

Утырышта экспертлар советы әгъзалары һәм төрле венчур фондлары вәкилләре катнашты.

Сайлап алуда катнашучылар әлеге стартап-проектларны тәкъдим иттеләр: Igent, BeaMore, Третья сторона, Wise City, Arthesis, InnoPost, KAIsa, AvtoMarket,  Ectem OK, UniBlock.

“Бүген без ясалма интеллект, блокчейн һәм башка технологияләр кулланылган стартап-проектларны сайлап алдык, алар сәнәгать, ТКХ, сәнгать өлкәсендә, бизнес-процессларда һәм персонал сайлауда бик кирәк, - дип билгеләде Роман Шәйхетдинов. - Ышанам, яңа стартаплар Иннополиста фикердәшләрен табачаклар.  Ә без, үз чиратыбызда, аларга актив ярдәм итәргә әзер”.

Сайлап алынган проектлар Иннополис территориясендә кайбер өстенлекләр алып эшли ала. Бу - офисны арендага ташлама белән алу һәм 1% күләмендә түбәнәйтелгән салым ставкасы.

Бүгенге көндә “Иннополис” МИЗ территориясендә 111 стартап эшли, шуларның 22се Инополис университеты студентлары һәм аны тәмамлаучылар тарафыннан булдырылган.

 

 

 


ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов аппараты.