Коронавируска антитәнчекләре күп булган һәм вакцина ярамаган татарстанлыларга QR-код бирелми.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
“Антитәнчекләре күп буган кешеләргә дәүләт хезмәтләре порталында сертификат каралмаган”, - дип билгеләде ул.
“Вакцина ярамаган кешеләргә җәмәгать урыннарына барудан тыелып торырга кирәк”, - дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.
Соңгы атнада Татарстанда Дәүләт хезмәтләре порталында 50 меңгә якын кеше теркәлгән. Бу хакта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
“Бер атна эчендә порталда 47 мең кеше үз аккаунтын булдырган”, дип билгеләде спикер.
Айрат Хәйруллин сүзләренчә, бу Татарстанда коронавирус инфекциясенә бәйле яңа чикләүләр һәм мәҗбүри QR-кодлар кертелү белән бәйле. Моңа кадәр сайттан файдаланмаган өлкән яшьтәге кешеләр дә порталда теркәлә башлаган.
Айрат Хәйруллин бүген порталда 2,5 миллионнан артык кешенең аккаунты бар, дип өстәде.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, сәүдә үзәкләрендә QR-кодларны анда килүчеләрнекен генә тикшерәләр. Ә персоналның 8 ноябрьгә кадәр прививка ясатырга вакыты бар әле. 9 ноябрьдән барлык өлкәләрдәге хезмәт коллективларын тикшерәчәкләр.
Марина Патяшина әйтүенчә, вакцина ясарга ярамаган кешеләр эш урыннарында кала ала, тик профилактика чаралары бик катгый үтәлергә тиеш.
Соңгы атнада Татарстанда 98 437 кеше прививка ясаткан. Хәзерге вакытта вакцинацияне тизләтү күзәтелә.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 110 яңа очрагы ачыкланган. Бер тәүлеккә үсеш темпы 0,4% тәшкил иткән. Бу сентябрь аена караганда ике тапкыр артык.
Үзенең QR-кодын күрсәтмәгән татарстанлыларны административ җаваплылык көтә. Бу хакта тәртип саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов сөйләде.
Җәмәгать урыннарында тикшерү өчен үзенеке булмаган QR-код тәкъдим ителгәндә административ хокук бозу өчен беркетмәләр төзеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, физик затлар – 30 мең, вазифаи затлар һәм шәхси эшкуарлар – 50 мең, юридик затлар 300 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Кабат хокук бозган өчен штрафның күләме гражданнарга — 50, шәхси эшкуарларга – 500 мең, юридик затларга 1 миллион сумга кадәр арта.
Вакцинация турында ялган сертификатлар саткан өчен җинаять эзәрлекләве яный.
“38 җинаять эше кузгатылды. Мондый фактлар Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Яшел Үзәндә һәм Апаста бар”, – дип билгеләде спикер.
Ялган эшләнмәләрне ясау гына түгел, ә куллану да закон буенча эзәрлекләнә, диде Фәргать Мөхәммәтҗанов.