Рөстәм Миңнеханов «Алабуга-Политех» лабораториясендә булды

14.10.2021

Бүген «Соллерс Форд» компаниясе һәм «Алабуга» МИЗ арасында кадрларны максатчан әзерләү турында килешү имзаланды. Документка «Соллерс Форд» ҖЧҖ президенты Адиль Ширинов һәм «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев кул куйды.

Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Алабуга «СҖТ МИЗ» АҖ, «Алабуга политехник көллияте» ДАҺБУ белән берлектә, 2019 елдан квалификацияле белгечләр әзерләү өлкәсендә үзара ярдәм итешү һәм хезмәттәшлек турында килешү нигезендә, «Алабуга» МИЗ предприятиеләре-резидентларының квалификацияле кадрларга булган ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыра.

Әлеге белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен «Алабуга» МИЗда «Синергия» индустриаль паркы базасында «Алабуга Политех» максатчан җитештерү-белем бирү үзәге оештырылды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Джошкуноз» компаниясе белән берлектә электромонтаж лабораториясен ачуда катнашты. «Алабуга-Политех» белем бирү үзәгенең электромонтаж лабораториясе «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллз Россия) аккредитациясен алды һәм "Электромонтаж" компетенциясе буенча WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтихан үткәрү үзәге дип танылды. Лаборатория электромонтаж күнекмәләрен тикшерү һәм төзексезлек эзләү, исәпкә алу приборлары белән эшләү һ. б. өчен уку стендлары белән җиһазландырылган.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Алабуга Политех» ассессмент-үзәгендә булдылар, анда яңа лабораторияләрне карадылар. Монда BIM-проектлау, «бизнес-программалаштыру 1С», «web-дизайн һәм эшләнмә» лабораторияләре эше белән танышу һәм карау булды.

Татарстан Президенты «Алабуга» МИЗда урнашкан производстволарны карау кысаларында «Сария Био-Индастрис Волга» ҖЧҖ заводында булды. Биредә заманча локаль чистарту корылмалары төзү нәтиҗәләрен тәкъдир итү булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.