«Кубок Мира и Добра» теннис турнирында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановбулды.
Чара KAZAN RING территорияысендә уза.
Турнирда яшь талантлар – региональ ярышларда җиңүчеләр, шулай ук ветераннар, һәвәскәрләр, спорт индустриясе вәкилләре, ITF15 Kazan open 2021 турнирында катнашучылар катнаша. Эшлекле программа кысаларында «Россиядә теннис индустриясен үстерү: драйверлар һәм тармак проблемалары» темасына сессия узачак.
Турнирның миссиясе - яшүсмерләр һәм зур теннис йолдызлары арасындагы хезмәттәшлек аша яңа мөмкинлекләр ачу.
Рөстәм Миңнеханов спорт белән шөгыльләнүне, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыручы, үсеп килүче буынга яхшы үрнәк күрсәтүче мондый спорт чараларын уздыру инициативасын уңай бәяләде.