Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә булды

14.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә урнашкан кайбер предприятиеләрдә булды.

Искәртик, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Алабуга муниципаль районында булды. Ул «Форд Транзит» автомобилен чыгаруга багышланган чараларда катнашты - конвейердан 11111 нче автомобиль төште.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар "Transit Центр Алабуга" дилер үзәге эше белән таныштылар һәм автомобильләр күргәзмәсен карадылар.

Аннан соң «СТ Алабуга» ҖЧҖ һәм аныж яңа җитештерү линиясен карау булды. «СТ Алабуга» ҖЧҖ 2017 елның гыйнварында барлыкка килгән. Предприятиенең төп бурычы - махсус һәм социаль билгеләнештәге коммерция техникасы җитештерү. Җитештерү «Алабуга» МИЗда 2018 елда эшләтеп җибәрелде.  «Форд Транзит» коммерция автомобиле базасында махсус версияләргә ия булган рәсми сертификацияләнгән кузов төзүче ул.

Яңа җитештерү линиясенә килгәндә, 2021 елда «Алабуга» МИЗ «Форд Транзит» автомобильләре базасында изотермик фургоннар, рефрижераторлар һәм сәнәгать фургоннары булдыру өчен сэндвич-панельләр җитештерүне үзләштерде. Җитештерүдә кулланыла торган комплектлау әйберләрен сатып алу Татарстан Республикасы территориясендә максималь рәвештә локальләштерелгән. Сэндвич-панельләрнең яңа технологиясе автомобильнең кирәкле массасын киметергә, йөк күтәрүчәнлеген арттырырга, коррозиягә һәм химик реагентларга чыдамлыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Республика икътисадын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «СТ Алабуга» ҖЧҖ коллективына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты тапшырылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.