Рөстәм Миңнеханов «Форд Транзит» 111111нче юбилей автомобилен чыгаруга багышланган чараларда катнашты

14.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Форд Транзит» юбилей автомобилен тантаналы рәвештә чыгаруга багышланган чараларда катнашты. Чара «Алабуга» МИЗ мәйданчыгында (Алабуга муниципаль районы) уза.         

Тантаналы чарада катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, «Соллерс Форд» ҖЧҖ президенты Адиль Ширинов 111111 нче «Форд Транзит» автомобиле чыгарылышын мөһим вакыйга дип атады.

«Кадерле дуслар, безгә рәхмәт белдерергә кирәкми, ә киресенчә, без Сезгә республика территориясендә шундый махсус зона һәм «Соллерс Форд» -  резидент номер 1 өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең ярдәм белән проектыбыз бүген илдә иң яхшысы. Без башкарылган эшләр белән горурланабыз», - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, проект кабул ителгән стандарт булмаган карарлар аркасында барлыкка килде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, бүген «Алабуга» МИЗ территориясендә автокомпонентлар җитештерүче компанияләр урнашкан.

Бүген без завод территориясендә яңа дилер үзәген ачачакбыз, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, территория үсә. Аның сүзләренә караганда, бу «Алабуга» МИЗ чягыннан бик зур хезмәт һәм зур ярдәм.

Рөстәм Миңнеханов барысын да 111111 нче юбилейлы «Форд Транзит» автомобилен чыгару белән котлады. Сез - безнең флагман һәм бу дәвам итәр дип ышанам, диде ул, завод хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.

Аннары «Соллерс Форд» ҖЧҖ эшчеләренә һәм инженер составы вәкилләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары тапшырылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.