Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация генераль директоры Александр Исаевич белән очрашты

14.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация генераль директоры Александр Исаевич белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Эшкуарлыкка ярдәм итү, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар булдыру, цифрлы сервисларны үстерү мәсьәләләре һәм башка тармак мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстан ягыннан очрашуда ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.