Роман Шәйхетдинов “Газпром трансгаз Томск” башлыгы Владислав Бородин белән очрашты

13.10.2021

Бүген Иннополиста ТР Премьер-министры Роман Шәйхетдинов “Газпром трансгаз Томск” ҖЧҖ генераль директоры Владислав Бородин белән очрашты.

Роман Шәйхетдинов Владислав Бородинга нефть-газ проектлары өлкәсендә Иннополисның компетенцияләре турында сөйләде.

Иннополис университеты зур фәнни эшләрне гамәлгә кертү белән шөгыльләнә, математик-геологик модельләрне тикшерү һәм төзү, шулай ук нефть-газ чыганакларын фаразлауның яңа алымнарын өйрәнү буенча махсуслаша.

Хәзер нефть-газ технологияләре үзәгендә 26 индустриаль проект эшләнә, шул исәптән, “Газрпром” ГАҖ һәм аның берничә бүлендек предприятиесе өчен.

Үзәкнең әзер продуктлары арасында - нефть-газ компанияләре өчен мәгълүматлар белән идарә итүнең цифрлы платформасы, комплекслы геологик-геофизик модельләштерү өчен цифрлы платформа, цифрлы лаборатория-тикшеренү комплексы һәм торба эчен диагностикалау буенча проект бар.

Очрашуда катнашучылар цифрлы трансформация өлкәсендә кадрларны системалы әзерләү юнәлешендә, шулай ук уртак индустриаль проектларны гамәлгә кертү буенча хезмәттәшлекне дәвам итү турында килештеләр.

 


ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов аппараты.