Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атнасы» халыкара форумында катнаша

13.10.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә «Россия энергетика атнасы» халыкара форумында катнашу өчен килде (2021 елның 13-15 октябре).

Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында катнашачак, шулай ук «Лукойл» ГАҖ, «Транснефть» ГАҖ җитәкчелеге белән очрашулар уздырачак. Россия Федерациясе Энергетика министры белән очрашу планлаштырыла.

Шуны искәртик: чараны оештыручылар - Россия конгресс фонды, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы һәм Мәскәү Хөкүмәте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.