Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вермут Эссет Менеджмент» (Wermuth Asset Management (WAM) идарәче компаниясе вәкилләре Йохан Вермут һәм Ханс-Фридрих фон Плетц белән очрашты.
Уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашуда «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин катнашты.
Белешмә өчен:
2011 елның 19 июлендә Ганноверда (Германия) «Связьинвестнефтехим» ААҖ һәм Wermuth Asset Management GmbH арасында документларга кул куелды. «Петербург диалогы» Россия-Германия форумы кысаларында узган изалау тантанасында РФ Президенты Дмитрий Медведев һәм Германия канцлеры Ангела Меркель катнашкан иде. Бу Фонд махсус стратегияле беренче чиста технологияләр Фонды булды.