Алексей Песошин ТР Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышын уздырды

12.10.2021

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында видеоконференцэлемтә режимында узды.

Утырышта катнашучылар көн тәртибендәге докладларны тыңладылар, шул исәптән “Старт-1” конкурсы җиңүчеләрен, шулай ук “Старт-2” һәм “Старт-3” конкурсы кысаларындагы проектларны финанслау мәсьәләләре каралды.

“2022 елда Россия венчур форумын уздыруга әзерлек кысаларында инновацион проектлар акселерациясе” программасын эшләтеп җибәрү турында фикер алыштылар.

ТР Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы әгъзалары “Инновацион һәм технологик проектларны гамәлгә ашыруда кимчелекләрне бәяләү” методикасын расладылар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте