Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов Кумертауда «Россия Вертолетлары» холдингы Директорлар советы утырышында катнашты

12.10.2021

Бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе авиация комплексының индустриаль директоры Анатолий Сердюков һәм «Россия Вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский Кумертау авиация җитештерү предприятиесендә (КумАПП) булдылар. Предприятие «Россия вертолетлары» холдингына керә. Биредә «Россия вертолетлары» холдингының Директорлар советы утырышы узды.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар КумАПП цехларында булдылар һәм предприятиедә җитештерелә торган авиация техникасы үрнәкләре белән таныштылар. 2021 елда авиазаводта 7 яңа машина җитештерергә һәм төрле ведомство заказлары буенча тагын 15 вертолетны яңадан җиһазландырырга планлаштыралар.

КумАППның иң перспективалы проектларының берсе - күпмаксатлы Ка-32 вертолетын модернизацияләү. Бу машиналар паркы Россия, Көньяк Корея, Төркия, Кытай, шулай ук Европа дәүләтләренең төрле хезмәтләре һәм оешмалары тарафыннан кулланыла. Яңартылган модельне МАКС-2021 халыкара авиация-космос салоны мәйданчыгында тәкъдим иттеләр.

Модернизацияләнгән Ка-32А11М борт радиоэлектрон җиһазлары системасы булган «пыяла кабиналы» һәм көчле двигательле булды. Вертолетның йөк күтәрүчәнлеге якынча 1 600 килога артты, файдаланылган техник карарлар вертолетта урнаштырырга мөмкин булган өстәмә навигация, оптик-электрон һәм эзләү-коткару җиһазлары белән экипаж эшен шактый җиңеләйтә.

Кумертау предприятиесе идарәче директоры Николай Фролов сөйләвенчә, коллектив диверсификацияләү буенча зур эш башкара. Әйтик, КумАППта киң даирә кулланучылар өчен техник резина җитештерү булдыралар.

Аннары «Россия вертолетлары» холдингының Директорлар советы утырышында аңа кергән предприятиеләрнең эш нәтиҗәлелеген арттыру, шул исәптән авиация техникасының модельләрен киңәйтү, матди базаны модернизацияләү, продукциягә заказлар портфелен формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.