Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык беренче утырышы 30 майда узачак
23.05.2013
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык беренче утырышы 30 майда узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.
ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, сессиянең көн тәртибенә 39 мәсьәлә тәкъдим ителә. Алар арасында Татарстан Республикасының 16 закон проекты, 20 федераль закон проекты, закон чыгару инициативасы һәм РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарының мөрәҗәгате бар.
Беренче укылышка “2012 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында”, “2012 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында”, “Мәгариф турында”, “Оешмалар милкенә салым турында” ТР Законының 3 статьясына үзгәреш кертү турында”, “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” һ.б. закон проектлары чыгарыла.
“Хөкүмәт сәгате”ндә депутатларга “Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында республиканың тотрыклы инновацион үсешен тәэмин итү буенча ТР Министрлар Кабинеты чаралары турында” ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов мәгълүмат бирер дип көтелә.
“Мәгариф турында” закон проекты турында фикер алышу өчен, парламентта эшләми торган бөтенроссия партияләренең ТРдагы бүлекләре вәкилләре чакырыла. Татарстанда алар - 45.
Фәрит Мөхәммәтшин әлеге закон проектына карата үз фикерен белдереп: “Мәгариф турында” закон проектын эшләүдәге оперативлыкны һәм төгәллекне билгеләп үтәсем килә. Закон гади түгел, Федераль закон (сүз “РФдә мәгариф турында” Законы турында бара – ред.) белән дә шулай иде. Әлеге закон кысаларында без республика белем бирү процессында актуаль булган мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзлибез. Мин фракцияләр, депутат төркемнәре җитәкчеләренә бу законга карата бик игътибарлы булырга кирәк дип саныйм. Әгәр сезнең вәкилләр тарафыннан ниндидер эшлекле тәкъдимнәр кертелсә, без аларны исәпкә алырга тырышырбыз. Закон гади түгел, ул “акыллы закон”. Андагы бөтен моментларны җитди рәвештә, аналитик яктан эшләргә кирәк. Ул дистә елларга кабул ителә”, - диде.
Спикер шулай ук бу таләпләрнең бүген Хөкүмәттә фикер алышынган телләр турындагы программага да кагылышлы булуын билгеләп үтте. “Бу төп ике документта күптеллелек, белем бирүнең нәтиҗәлелеге, мәктәп тәмамлаучыларның конкурентлыкка сәләтлелеге, алган белгечлек буенча мәҗбүри эшкә урнашу турында һәм башка сорауларга да җавап табарга кирәк булачак”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Утырыш барышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның утырышларга йөрүен яхшырту мәсьәләсен тагын бер кат күтәреп чыкты. Билгеле булганча, Дәүләт Советының 27 апрельдә узган сессия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы утырышларына йөрмәгән депутатлар мәсьәләсенә катгыйрак карарга чакырган иде.
“Без монда анализ ясадык: бу чакырылышта комитет утырышына бер тапкыр да килмәгән депутатлар бар. Дәүләт Советы утырышларына да йөрмиләр. Аларның фамилияләре билгеле. Мин бу документны фракцияләр җитәкчеләренә, ТР Дәүләт Советы Секретаренә һәм ТР Дәүләт Советы депутаты этикасы комиссиясе рәисе Римма Ратниковага җибәрдем. Әгәр депутат булу аларга өстәмә йөк икән, бу очракта гаризаларын кабул итеп, “рәхмәт”, дип әйтергә кирәк. Безгә мондый “йөк” кирәкми”, - диде спикер.
“Әгәр бу үз нәтиҗәсен бирми икән, без депутат булып эшлисе килмәгән, республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашасы килмәгән кешеләр белән Регламент буенча эш итәргә мәҗбүр булачакбыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча