Татарстанда “Бердәм Россия” активын әзерләүгә, белемен күтәрүгә исәпләнгән мәгариф проекты старт ала
23.05.2013
31 майда Татарстанда “Бердәм Россия”нең партия активын укытуга, белемен күтәрүгә исәпләнгән мәгариф проекты –“Идел-гражданлык университеты”на старт биреләчәк. Курсларда катнашучыларга беренче лекцияне ТР Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин укыячак.
Бүген төбәк бүлеге сәяси советының Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган чираттагы утырышында әлеге партия проектын республикада эшләтеп җибәрү хакында карар ителде. Утырышта “Идел-гражданлык университеты” советы составы да расланды. Партия проектының җитәкчесе итеп парламент рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, координаторы итеп – Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан төбәк бүлегенең сәяси советы секретаре урынбасары Римма Ратникова расланды.
Казан федераль университеты проектны гамәлгә ашыруда “Бердәм Россия” ТР бүлегенең төп партнеры булачак. Белем бирү курслары университетның Дәүләт һәм муниципаль идарә буенча югары мәктәбе базасында алып барылачак. Бүгенге утырышта шуны раслаган килешүгә кул куелды. Документны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән КФУ ректоры Илшат Гафуров имзалады. Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, партнер итеп КФУны сайлауда биредәге көчле матди-техник база, уку йортында тупланган бай тәҗрибә зур роль уйнаган. “Гражданлык университеты” коммерцияле проект. Шуңа күрә КФУ белән хезмәттәшлек коммерцияле нигездә алып барылачак, ягъни курслар партиягә ярдәм фондыннан финансланачак.
Билгеле булганча, быел “Бердәм Россия”нең Югары һәм Генераль советлары карарлары белән, илдә партия активына сәяси белем бирү, әзерләү, квалификациясен күтәрү системасын яңарту эше башланды. Шуңа исәпләнгән “Гражданлык университеты” проектын эшләтеп җибәрү быелга өстенлекле бурыч итеп билгеләнгән. Март ахырында партия рәисе, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев “Гражданлык университеты” проектына ил күләмендә старт биреп, ачык лекция укыган иде. Бүген шундый партия мәктәпләре илнең 17 төбәгендә төзелгән инде. Татарстанда ул “Идел гражданлык университеты” дип аталачак.
Әлеге проектның әһәмияте, Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, илдә күппартиялелек шартларында сәяси конкуренция көчәйгән чорда тагын да арта. “Сәяси көрәшне грамоталы, әдәпле итеп бары әзерлекле кадрлар гына алып бара ала”, –дигән фикердә ул.
Татарстан төбәк бүлегенең сәяси советы секретаре урынбасары Римма Ратникова сүзләренә караганда, әлеге мәгариф проектында партия активыннан тыш, “Бердәм Россия”нең Татарстандагы союзниклары, тарафдарлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә катнаша ала. Алар ярты ел дәвамында 72 сәгатьлек программаны узарга тиеш була. Хәзергә 120 ләп кешедән (сәяси совет әгъзалары, беренчел оешмалар секретарьлары һ.б.) торган исемлек формалашкан. 72 сәгатьлек курсларны уңышлы узгач, аларга белем күтәрү турында сертификатлар тапшырылачак. Киләсе елга сайлаулар алдыннан тагын бер төркемне укытырга ниятлиләр.
Ректор Илшат Гафуров сүзләренә караганда, курсларда катнашучылар лекцияләрне видеоконференция рәвешендә урыннардан ялганып та тыңлый ала. Ләкин традицион лекцияләрдән тыш, укыту процессында тренингларга, эшлекле уеннарга да зур урын биреләчәк.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча