Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Башкортостанга килде

12.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Башкортостан Республикасына килде.

М. Кәрим исемендәге "Уфа" халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны  Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ҖАҖ (Ростехның берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясенә керә), «Кумертау авиация җитештерү предприятиесе» АҖдә булачак, «Россия вертолетлары» АҖ Директорлар советы утырышында катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, бу елның сентябрендә Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ Директорлар советын җитәкләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.