Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районында җиңел моторлы самолет һәлакәтендә вафат булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Парашютчылар белән җиргә төшеп бәрелгән җиңел моторлы самолет Минзәлә аэроклубыныкы. Татарстан Республикасының Минзәлә районында "L-410" җиңел моторлы самолеты һәлакәте турында хәбәр бүген 9.11 сәгатьтә килде.
Рөстәм Миңнехановка фаҗига турында оператив мәгълүмат бирделәр.
Бортта якынча 22 кеше булган.
Җиңел моторлы самолет төшеп бәрелү нәтиҗәсендә (10: 22) 6 зыян күргән кеше Минзәлә район үзәк хатаханәсенә итерелгән. Бер пациент бик авыр хәлдә. Калган пациентларны Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә һәм Казан РКХнә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының санитар авиациясе көчләре белән транспортлау мәсьәләсе хәл ителә.