Рөстәм Миңнеханов Словакиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Любомир Регак белән очрашты

08.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словакиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Любомир Регак белән очрашты.

Очрашу «Ак Барс Арена» стадионында узды.

Исегезгә төшерәбез, бүген «Ак Барс Арена» стадионында Россия һәм Словакия командалары арасында ДЧ-2022нең сайлап алу турниры матчы уза.

Эшлекле элемтәләрне ныгыту, сәүдә әйләнешен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Мәдәни һәм спорт дипломатиясе мөһим юнәлеш булып тора,дип билгеләп үтелде.

Словакия – Татарстанның тышкы икътисадый партнерларының берсе. 2020 елда товар әйләнеше 42%ка кимегән һәм 303 млн. доллар тәшкил иткән. Әмма 2021 елның беренче яртыеллыгында ук яхшы үсеш динамикасы күзәтелә – 425 млн. доллар. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, товар әйләнеше өч тапкырга артып киткән дигән сүз.

«Спорт һәрвакыт берләштерә. Безнең бурыч төбәк дәрәҗәсендә элемтәләр исәбенә безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү. Без сезнең илнең бизнес-делегациясен кабул итәргә әзер», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Словакиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашу барышында.

Любомир Регак үз чиратында хәбәр иткәнчә, бу аның Казанга беренче визиты. Ул билгеләп үткәнчә, бүген дипломатик миссияләр эшчәнлегендә төбәкләр белән танышу өстенлекле юнәлеш булып тора, чөнки нәкъ менә субъектлар белән хезмәттәшлек илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга мөмкинлек бирә.

Очрашу барышында яклар бүгенге матч турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.