Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты

08.10.2021

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.

Очрашу Казанда "Ак Барс Арена" стадионында узды, анда бүген Россия һәм Словакия командалары арасында ДЧ-2022 сайлап алу турниры матчы узачак.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка һәм Олег Матыцинга «Ак Барс Арена» янындагы территорияне үстерү буенча дөньякүләм спорт чараларын исәпкә алып проектларны тәкъдир иттеләр.

Очрашуда шулай ук стадион янында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү планнары турында да сөйләделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.