Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты

08.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Уртак проектларны гамәлгә ашыру өлешендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Ерлан Искаков Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы итеп 2021 елның сентябрендә билгеләнгән иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.