“Сетевая компания” ААҖнең Директорлар советы киңәшмәсе узды

23.05.2013

Бүген Татарстан Республикасының Министрлар кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖнең Директорлар советы киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә “Сетевая компания” ААҖнең 2012 ел өчен еллык отчеты каралды һәм алдан расланды, 2013 финанс елына Компаниянең аудитор кандидатурасы каралды. “Сетевая компания” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышын 2013елның 27июнендә уздыру турында, һәм шулай ук акционерларның еллык гомуми җыелышын чакыру һәм уздыру белән бәйле мәсьәләләр хакында карар кабул ителде.

ТР Президенты матбугат хезмәте