Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром нефть» ГАҖнең «Цифергауз» цифрлы трансформация үзәгендә булды.
Цифрлы трансформация үзәге «Газпром нефть» нең 300дән артык хезмәткәрен берләштерә.
Үзәктә ясалма интеллект, пилотсыз авиация системалары, робототехника, 3D-басма, AR/VR, видеоаналитика, сәнәгать интернеты, блокчейн-технологияләр, шулай ук биотелеметрия гаджетлары буенча лабораторияләр эшли. Бу технологияләрнең барысы да нефтьне цифрлы эзләү, заводларны автоматлаштыру, бораулауга ерактан торып идарә итү, роботлаштыру һәм хәтта «Газпром нефть»нең үз арктик флотын җиһазлауда кулланыла.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Газпром нефть» ачык акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Яклар тармакта кирәкле югары технологияле нефть җиһазлары һәм аның сервисын эшләгәндә үзара ярдәм итешү, шулай ук Идел буе федераль округында һәм Көнбатыш Себердә җитлеккән ятмаларның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен уртак тикшеренүләр уздыру буенча технологик полигоннар булдыру турында килештеләр.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, тәҗрибәне берләштерү мөһим. «Татарстан Республикасының нефть чыгару өлкәсендә үз эшләнмәләре бар, «Газпром нефть» нең үз тәҗрибәсе бар. Уртак тикшеренүләр безгә нефть бирүчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә экологик куркынычсызлык программаларын гамәлгә ашыруда көчләрне берләштерү мөһим момент булып тора», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында, «Газпром нефть» идарәсе рәисе Александр Дюков Татарстан – нефть-газ сәнәгате өчен төп төбәкләрнең берсе, дип белдерде. «Газпром нефть» республика предприятиеләре, шул исәптән «Татнефть» һәм КАМАЗ белән актив хезмәттәшлек итә. Яңа килешү бу партнерлыкны ныгыту һәм иң мөһим тармак бурычларының берсе – нефть бирүчәнлекне арттыру технологияләрен үстерү өстендә бергә эшләү ниятен раслый. «Газпром нефть»нең һәм Татарстанның бу өлкәдә эшләнмәләре бар. Тырышлыкны берләштереп, без тизрәк тестлардан Россия нефть ятмаларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттырачак карарлар комплексын киң куллануга кадәр барып җитә алачакбыз», - диде ул.