Рөстәм Миңнеханов X Петербург халыкара газ форумының пленар утырышында чыгыш ясады

07.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X Петербург халыкара газ форумы (2021 елның 5-8 октябре) кысаларында «Россия төбәкләрнең тотрыклы үсеше өчен табигый газ-мотор ягулыгы» пленар утырышында чыгыш ясады.

Пленар утырыш «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе В.А. Зубков җитәкчелегендә узды.

Татарстан Республикасы газ-мотор ягулыгы базарын үстерү дәрәҗәсе буенча топ-5кә керә. 2010 елдан газга техника сатып алу һәм яңадан җиһазландыру динамикасы 509 берәмлектән бүгенге көнгә 10083кә кадәр арткан.

2019 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Газпром» ГАҖ арасында газны сыекландыру комплексын һәм автозаправка станцияләрен төзү буенча килешүгә кул куелган. Бүгенге көндә СПГның ике заводы төзелә, 2025 елга тиешле 18 заправканы файдалануга тапшыру, сыекландырылган табигый газда эшләүче техника санын 5 000гә кадәр арттыру планлаштырыла. Нәтиҗәдә автотранспортта пычраткыч матдәләр чыгару 5%ка кимегән.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов газ-мотор базарын үстерүнең перспектив юнәлешләреннән берсе – цифрлы  хәл ителешләр эшләү һәм гамәлгә кертү, дип игътибар итте.

«Хәзерге вакытта Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарының бердәм цифрлы платформасын булдыру буенча проект гамәлгә ашырыла. Цифрлы форматка күчү базарда катнашучыларның барысын да берләштерергә, яңадан җиһазландырылган транспорт чараларын теркәү процедурасын гадиләштерергә, газ-мотор техникасын эксплуатацияләү иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.