Роман Шәйхетдинов Петербург газ форумы кысаларында эшлекле очрашулар уздырды

06.10.2021

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Петербург халыкара газ форумы кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды, форум 5-8 октябрьдә Санкт-Петербургта уза.

“Газпром” ГАҖ нең  651 Департамент башлыгы, “НИИгазэкономика” ҖЧҖ нең генераль директоры Николай Кисленко белән очрашуда предприятиеләрне цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре, “Газпром” ның ИТ-компетенцияләр үзәкләрен булдыру (алар санына Иннополис университеты да керергә мөмкин) турында фикер алыштылар.

 “Газпромнефть-Цифровые решения” ҖЧҖ нең генераль директоры Алексей Поперлюков белән очрашуда “Газпромнефть” компанияләр төркеме белән Иннополис университетының нефть һәм газны чыгару, эшкәртү һәм җибәрү өлкәсендә, шулай ук югары технологияләр өлкәләрендә агымдагы хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

Компания белән программалар белән тәэмин итү эшләнмәләре өлкәсендә һәм шулай ук югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә киләчәктәге хезмәттәшлекнең юллары билгеләнде.

 

 

 


ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов аппараты.