Рөстәм Миңнеханов: Рейтингта яхшы позициягә ирешү - үзмаксат түгел. Бу, барыннан да элек, инвестицияләр җәлеп итү

06.10.2021

Татарстан Республикасы инвестицион климатны яхшырту буенча актив эшне дәвам итәчәк. Бу ресурслар, финанслар таләп итә, без әзер, дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы икътисадын үстерүне тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышында.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Чарада "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКБО генераль директоры Светлана Чупшева катнашты. Утырышка видеоконференция режимында республика муниципалитетлары башлыклары да кушылды.

Алексей Песошин искә төшергәнчә, Татарстан Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Илкүләм рейтингында икенче урынны алган (2020 ел нәтиҗәләре буенча I урынны – Мәскәү, II урынны –Татарстан Республикасы, III урынны – Төмән өлкәсе; 2019 ел нәтиҗәләре буенча I урынны-Мәскәү, II урынны-Татарстан Республикасы).

"Үсеш аз түгел, әмма мөһиме башка нәрсә. Безнең һәркайсыбыз илкүләм рейтингның эшчәнлегебезне бәяләү инструменты гына булуын аңлый. Ә төп максат - республикада бизнес алып бару өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдыру», - дип ассызыклады Алексей Песошин.

Светлана Чупшева «РФ субъектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеге илкүләм рейтингы» проекты үсеше һәм Татарстан Республикасының ирешкән нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, инвестицион җәлеп итүчәнлекнең илкүләм рейтингы төп күрсәткеч булып тора. Рейтинг инде 7 ел дәвамында төзелә. Светлана Чупшева рейтингның дүрт төп юнәлешен искә төшерде: регулятор мохит, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшкуарлыкка ярдәм.

Татарстан берничә ел дәвамында лидер иде һәм илкүләм рейтингта 1-2 урында тора, дип искәртте ул. Аның сүзләренә караганда, Татарстан шулай ук инвестицион климатны яхшырту өчен күп кенә иң яхшы тәҗрибәләрне һәм карарларны бирде, бу - электр челтәрләренә тоташтыру, төзелештә рөхсәт алу, кече бизнеска ярдәм итү инструментлары һәм башкалар.

Светлана Чупшева шулай ук хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча икенче рейтинг эшләнгән – бу федерация субъектларында тормыш сыйфаты рейтингы. Ул илкүләм рейтингка өстәмә булачак һәм үз эченә медицина, социаль яклау, мәгариф, торак, дәүләт хезмәтләре һәм сервислар, үз эшеңне ачу өчен мөмкинлекләр һ. б. күрсәткечләрне ала.

"Без быел беренче тапкыр аны күзәтчелек советына һәм Россия Федерациясе Президентына ноябрь аенда тәкъдим итәчәкбез. Ул төбәк халкы, эшкуарлар һәм инвесторлар өчен мөһим булган әйләнә-тирә мохитне комплекслы бәяләү өлешендә инвестицион рейтингны тулыландыра", - диде Светлана Чупшева.

Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Светлана Чупшева журналистлар сорауларына җавап бирделәр.

Без бүген инвестицион климатны яхшырту буенча башкарылган эшләр турында чыгышларны тыңладык, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм тулаем алганда, эш алып барыла, әмма җитәрлек түгел. Аның сүзләренчә, эшнең төгәл системасы, шулай ук барлык процессларның үтә күренмәлелеге кирәк. "Без нинди документ һәм бездә нинди карар кабул ителүен күрергә тиеш – бюрократлар һәрвакыт эшне тутктатып торачак, - диде ул. - Төгәл система булганчы, болар барысы да ачык булганчы".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук якын арада республиканың барлык муниципалитетлары буенча инвестицион климат торышы турында мәгълүматлар алыначагын искәртте. "Без якын арада барлык муниципалитетлар буенча гомуми картинаны алачакбыз, - диде ул. - Бу мәгълүматлар турында фикер алышырбыз, бәлки, хөкүмәт утырышы форматында да".

Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, төбәк инвестицион климатны яхшырту эшендә илдә булган иң яхшы тәҗрибәләргә йөз тотачак. "Кайбер позицияләр буенча Мәскәү нык алга китте. Иң яхшы тәҗрибәләрне алардан өйрәнербез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, инвестицион климатны яхшырту мәсьәләсендә цифрлы технологияләрне куллану мөһим.

"Эш дәвам итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу үзмаксат түгел - рейтингта яхшы позиция алу. Рейтингта яхшы позициягә ирешү - үзмаксат түгел. Бу, барыннан да элек, инвестицияләр җәлеп итү. Әгәр безгә килмәсә - Ульяновск өлкәсенә, Самарага китәчәкләр. Бизнес - ул кошлар кебек, кайда яхшы, кайда шартлар тудырылган - шунда. Шуңа күрә эшләрбез һәм шартлар тудыру уңышлы булыр дип өметләнәбез".

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.