Иннополис университетының күзәтчелек советына Нобель премиясе лауреаты Константин Новосёлов керде

01.10.2021

Иннополис университетының күзәтчелек советына дөньядагы иң көчле галимнәрнең берсе, физика буенча Нобель премиясе лауреаты Константин Новосёлов керде.

Бу хакта Дубайдагы “Экспо-2020” бөтендөнья күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Иннополис университетының ясалма интеллект буенча панель сессиясендә игълан ителде.

Россиянең ИТ югары уку йортының төп коллегиаль органы составында галим фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә иң перспективалы юнәлешләрне билгеләүдә катнашачак. Бу университетка төрле дисциплинар проектларда фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрне арттырырга ярдәм итәчәк.

Константин Новосёлов - Җирдәге бер атом калынлыгындагы иң нык материал - графенны табу ысулын ачкан галим-физик. 400дән күбрәк фәнни мәкалә авторы һәм Thomson Reuters аналитика агентлыгы версиясе буенча дөньядагы иң еш телгә алына торган галимнәр исемлегенә керә. Аның Хирш индексы 130 дан артык.

“Яшь тиз алга баручы университет үсешенә ярдәм итә алу мөмкинлеге булганга мин бик шат, - диде Константин Новосёлов. Ышанам, башкарылган уртак көчләр алга куелган максатларга тизрәк һәм нәтиҗәлерәк ирешүгә мөмкинлек тудырачак һәм теоретик тикшеренүләр өлкәсендә, шулай ук гамәли проектларда сизелерлек нәтиҗә бирәчәк”.

“Иннополис университетының күзәтчелек советына дөньядагы иң көчле галимнәрнең берсе керүе ИТ-университет һәм гомумән Россия фәне үсешенә яңа этәргеч бирергә мөмкин”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов. - Константин Сергеевичка Иннополис университетына кызыксыну күрсәткәне һәм ИТ-университетның идарәче командасы составында бөтен дөньяга билгеле проектларны үстерү юнәлешләрен координацияләргә әзер булуы өчен рәхмәт белдерәм”.

 


ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов аппараты.