Алексей Песошин Таиландның Россиядәге илчесе белән очрашты

01.10.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Таиландның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сасиват Вонгсинсават белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Илче Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында, “Казан вертолет заводы” АҖ дә, “А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы” АҖ дә булды, шулай ук “Иннополис”ның махсус икътисади зонасы эше белән танышты.

Очрашу барышында Алексей Песошин һәм Сасиват Вонгсинсават хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар. Шул исәптән, Таиланд базарына Татарстан Республикасы нефть химиясе продукциясен чыгару, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү, студентлар һәм укытучыларның тәҗрибә алмашуы, фәнни стажировкалар.

Моннан тыш, туризм, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек җитештерү өлкәсендәге мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Татарстан Россия-Таиланд мөнәсәбәтләре кысаларында Таиланд белән хезмәттәшлекнең үсешен югары бәяли.

 

 

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте