Алексей Песошин өлкән буын вәкилләрен Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

01.10.2021

Кадерле ветераннар!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм.

Бу көнне без ветераннарыбызны - туган республикабыз чәчәк атсын өчен зур өлеш керткән кешеләрне хөрмәтлибез.

Сезнең Татарстанның икътисади, сәяси һәм эшмәкәрлек өлкәләренә керткән өлешегез республикага Россия Федерациясенең иң динамик үсештәге субъектларының берсе булырга ярдәм итте.

Ветераннарның күбесе, өлкән яшьтә булуларына карамастан, хәзер дә җәмәгать эшләрендә актив катнаша, яшь буынга хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү белән шөгыльләнә.

Илебез һәм республикабыз өчен башкарган һәм хәзер дә дәвам итә торган эшләрегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә.

Сезгә һәм якыннарыгызга күңел җылылыгы, нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим! Һәрвакыт яныгызда ярата һәм кайгырта торган балаларыгыз, оныкларыгыз, якын һәм кадерле кешеләрегез булсын.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин.