Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвестхолдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Утырышта катнашучыларга берничә инновацион проект тәкъдим ителде.
"Яшел" икътисадның үсеш перспективалары турында Россиядә UPM корпоратив мөнәсәбәтләр буенча директоры Наталия Малашенко сөйләде. Фин урман сәнәгате компаниясе целлюлоза һәм биоягулык, кәгазь, фанера, биохимикатлар һәм биокомпозитлар җитештерү белән шөгыльләнә, шулай ук энергетика өлкәсендә эшли. Наталия Малашенко климат үзгәрешләренә каршы көрәшкә һәм циркуляр икътисадка ярдәм итүгә юнәлдерелгән UPM компаниясе проектларын тәкъдим итте. Алар арасында - таллы май нигезендә биодизель җитештерү, биохимикатлар (лигнин һәм яңартыла торган гликольләр) һәм биокомпозитлар (целлюлоза җепселле полимерлар), биомедицина препаратлары (наноцеллюлоза, бәйләү материаллары, агач нигезендә гидрогель) җитештерү.
"Яшел" икътисад принциплары - бүген бу бик актуаль һәм мөһим тема. Урман сәнәгате һәм биодизель буенча күп кенә темалар безгә кызыклы. Ташлауларны киметү буенча тәҗрибә бик мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук «Татнефтехиминвестхолдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллинга UPM һәм республиканың энергетика компанияләре катнашында түгәрәк өстәл оештырырга кушты.
«Эм-Си Баухеми» ҖЧҖ вәкиле Евгений Журавлев сәнәгать предприятиеләрендә нигезләрне тотрыклыландыру һәм көчәйтү технологиясен тәкъдим итте. Бу технология махсус составны грунтка күчерүне күздә тота, ул грунтта киңәя һәм ныгый һәм шул рәвешле аны тыгызлый. «Эм-Си Баухеми» ҖЧҖ продукциясе Мәскәү нефть эшкәртү заводы, Омск нефть эшкәртү заводы, Амур ГПЗЫ, СИБУР Тобольск, Киришинефтеоргсинтез, Ростов АЭС объектларында, шулай ук энергетика объектларында кулланылган. Технология үзенчәлекләре арасында - эшләрнең югары тизлеге, технология җитештерү тукталышын таләп итми, аз габаритлы җиһазлар кысын шартларда, тигез булмаган җирдә эшләргә мөмкинлек бирә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге технология юл төзүчеләр һәм төзүчеләр өчен аеруча кызыклы. Аерым алганда, ул аны иске биналарны реконструкцияләгәндә кулланырга тәкъдим итте.
«Тота Системс» ҖЧҖ техник директоры Андрей Арбузов цифрлы ятмалар өчен интеллектуаль скважиналар системасын тәкъдир итте. Әлмәт компаниясе нефть-газ скважиналарында су һәм газ өзелү проблемасын, шулай ук горизонталь скважиналарда скважиналарны пакерлар кулланып сегментларга бүлү юлы белән тигезсез агымны хәл итүне тәкъдим итә.
«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов «Тота Системс» белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен уңай бәяләде. "Әлеге технология үзенең нәтиҗәлелеген раслады", - диде ул.
Кече нефть компанияләре җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов шулай ук әлеге технологияне исәпкә алырга тәкъдим итте.