Рөстәм Миңнеханов Биектау районы Пермяк авылы торак йортларына челтәр газын тоташтыру тантанасында катнашты

30.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районы Пермяк авылының торак йортларына газ челтәрен тоташтыру тантанасында катнашты.

2019-2023 елларга Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгын, сәнәгать һәм башка оешмаларын газ белән тәэмин итү буенча төбәк программасы кысаларында газ көйләү пункты файдалануга тапшырылды.

Объект «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ тарафыннан вакытыннан бер елга алдан (срогы – 2022 елның декабре) файдалануга тапшырылган.

Җир кишәрлекләре чикләренә кадәр меңгә якын газүткәргеч һәм вводлар төзелгән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә газ челтәрен торак йортларга тоташтыруны Пермяк авылы өчен зур вакыйга булуын ассызыклады.

Йортта газ - ул җылылык, уңайлылык һәм тотрыклылык, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул газчыларга бүгенге көндә 944 йорт хуҗалыгының газга бушлай тоташу мөмкинлеге булуы өчен рәхмәт белдерде.

Чарада «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.