Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Инвестицион советы утырышын үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырыш кысаларында алты инвестпроект каралды.
Татарстанның «Дискавер Софт» ИТ-компаниясе Round мобиль кушымта проектын тәкъдим итте. Күңел ачу-белем бирү системасы һәм челленджлар нигезендә кушымта яшүсмерләргә булачак һөнәрне билгеләргә ярдәм итәчәк. Шулай ук бу проект авторлары мәктәп укучылары арасында һөнәри юнәлеш буенча Round республика конкурсын да кушымта аша үткәрергә тәкъдим иттеләр.
«Регионлифтмаш» ҖЧҖ Зеленодольск районында лифт җиһазлары җитештерү буенча завод төзергә планлаштыра. Компаниянең бу өлкәдә 20 елдан артык тәҗрибәсе бар. Проект кысаларында 100 эш урыны булдыру карала.
«Туры инвестицияләр фонды» ҖЧҖ Зеленодольск районы территориясендә яңа индустриаль парк проектын тәкъдим итте. Мәйданчык төрле сәнәгать предприятиеләрен урнаштыру һәм склад биналарын төзекләндерү өчен билгеләнгән.
«РариТЭК-технологияләр» инвестпроекты Чаллы һәм Менделеевскта ПАГЗ җитештерү комплексын төзүне һәм ике база АГНКСын төзүне күздә тота.
"Мегастрой" Зеленодольск районында логистик бүлү үзәге төзелеше проектын тәкъдир итте. Яңа бүлү үзәге товар запаслары белән эшләү сыйфатын шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Транс Трейд» ТК шулай ук Зеленодольск районында үз проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Компания пластик тәрәзәләр җитештерүне оештыру белән кызыксына.
Инвестицион совет әгъзалары барлык проектларны да хуплады. Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларын, тармак министрларын инвесторларга ярдәм итәргә чакырды. "Бу – эш урыннары, инвестицияләр. Без аларга актив ярдәм итәргә тиеш", - дип ассызыклады ТР Президенты.