Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "EMTensor" компаниясе Директорлар советы рәисе Игорь Шеркунов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
EMTensor компаниясе электромагнит томография өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр алып бара.
Очрашу барышында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә ясалма интеллект кертү турында фикер алыштылар.