Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров видеоконференцэлемтә режимында Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары белән социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә уздырды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Киңәшмәдә РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин раслаган кураторлык институты кысаларында гамәлгә ашырылачак төбәк проектларын яклау булды. Докладлар белән Башкортстан, Татарстан, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре башлыклары чыгыш ясады.
"Бүген бездә бу субъектларда кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга сәләтле инициативалар исемлегенең беренче эш варианты барлыкка килде. Барлык проектларның да безнең социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләренә йогынты дәрәҗәсен бәяләү инструментлары аша узуы, биредә, координация үзәгендә эшләнгән һәм булган төбәк стратегияләре белән синхронизацияләнүе бик мөһим", - дип билгеләп үтте Дмитрий Чернышенко.
Игорь Комаров ассызыклаганча, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты проектларны һәм төп мәсьәләләрне сайлап алу, төбәк дашбордлары форматында карарлар кабул итү өчен бердәм мәгълүмат базасын формалаштыру буенча тәкъдимнәр бирде.
Вице-премьер проектларны өстенлеклелаштыруның 4 критериен тәкъдим итте.
"Бүген тәкъдим ителгән проектларның киләчәктә икътисад үсеше күрсәткечләренә генә түгел, гражданнарыбызның тормыш-көнкүрешен һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга да уңай йогынты ясавы мөһим. Дәүләт башлыгы Владимир Владимирович Путин күп тапкырлар ассызыклап үткәнчә, барлык карарлар, планнар һәм программалар үзәгендә кеше булырга тиеш", - дип өстәде Игорь Комаров.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров биш төп проект тәкъдим итте, аларны гамәлгә ашыру республиканың социаль-икътисадый үсешенә уңай йогынты ясаячак. Алар сәнәгать, мәгариф, экология, транспорт инфраструктурасы, туризм өлкәләренә кагыла.
"Бу проектлар безнең ил үсеше юнәлешендә булыр дип өметләнәбез", - диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.
"Республика икътисады структурасында иң зур чагыштырма авырлык сәнәгать җитештерүе тәшкил итә. Шуның белән бергә без башка тармакларда да өлешне арттырырга планлаштырабыз. Аерым алганда, ИТ-сектор 2,3% ка кадәр арткан. Бүген безнең алда тармакны инвестицияле рәвештә җибәрү, ИТ-өлкәдә белгечләр кытлыгын бетерү, микроэлектроника импортын алыштыру һәм яңа инновацион материаллар җитештерүне үстерү буенча бурычлар тора. Бу бурычларны хәл итүгә «Иннополис» МИЗ һәм «Алабуга» МИЗ инновацион үзәкләре проектлары юнәлдерелгән, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин төбәк үсеше проектларын тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, чимал запаслары чикләнгән шартларда Түбән Новгород өлкәсе югары технологияле тармаклар (машина төзелеше, химия сәнәгате, металлургия комплексы), IT-технологияләр һәм фәнни тикшеренүләргә басым ясый.
Дмитрий Азаров өстенлекле проектлар тәкъдим итте. Алар арасында - «Европа-Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршруты кысаларында Тольяттины әйләнеп чыгу, Халыкара студентлар кампусы һәм өлкә башкаласында чистарту корылмалары булдыру, шулай ук Самара шәһәренең тарихи җирлеген үстерү. Губернатор «Самара – Курумоч – Тольятти шәһәре» маршруты буенча тиз йөрешле тимер юл элемтәсе проектына аерым игътибар бирде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Дмитрий Чернышенко атна дәвамында Икътисадый үсеш министрлыгы, Координация үзәге һәм Росстат субъектлар белән берлектә Идел буе федераль округы төбәкләрендә актуаль хәлне тасвирлый торган мәгълүматларны өзлексез китерүне тәэмин итәргә кушты.