Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Россиянең фәнни-технологик үсеше буенча комиссия утырышында катнашты

23.09.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Россиянең фәнни-технологик үсеше буенча комиссия утырышында катнашты. Чара РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко рәислегендә узды.

Утырышта катнашучылар дәүләт фәнни-техник сәясәтенең төп юнәлешләре, мөһим инновацион проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар, шулай ук фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә ярдәм итү чараларын карадылар.

Исегезгә төшерәбез, фәнни-технологик үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча булдырылган. Комиссия составына 47 кеше керде, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.