Фәрит Мөхәммәтшин: "ИФО да җирле үзидарәнең реаль тормышын анализлау буенча беренче адым ясалды"

21.05.2013


Бүген Саранскида узган Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең һәм Җирле үзидарә органнарын үстерү буенча округ консультатив советының уртак утырышында җирле үзидарә өлкәсендә законнарны камилләштерү тәкъдимнәре буенча фикерләштеләр. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы төбәк парламентларыннан булган коллегалары белән Мордовия Республикасының спорт объектлары белән танышты. Соңыннан Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең XXXV утырышында катнашты.

Көннең икенче яртысына Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Мордовия башлыгы Владимир Волков, Закон чыгару җыеннары җитәкчеләре, эре шәһәрләр һәм ИФО төбәкләре җирлекләренең башлыклары, Федерация советы әгъзалары һәм эксперт җәмгыяте вәкилләре катнашында Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең һәм Җирле үзидарә органнарын үстерү буенча округ консультатив советының уртак утырышында катнашты.

“Без беренче тапкыр Закон чыгару белән округ консультатив советы утырышларын бергә уздырабыз, - дип искәртте Михаил Бабич. – Безгә җирле үзидарә системасын үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләү зарур, алар киләчәктә РФ Президентына тапшырылачак”.

Утырышның эшче төркеме кыска вакытта федерациянең 12 субъектыннан килгән 240 тан артык тәкъдимнәрне һәм инициативаларны берләштерде һәм анализлады. Аларның күбесе РФ Президентының ИФО Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты дәрәҗәсендә хупланды.

Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге утырышның уңышлы узуын билгеләп үтте. “Идел буе федераль округында һәм гомумән илдә җирле үзидарәнең киләчәк үсеше хакында төгәл сөйләшү булды. ИФО да җирле үзидарәнең реаль тормышын анализлау буенча беренче адым ясалды дип саныйм, – диде ТР Дәүләт Советы җитәкчесе. – Биредә яңгыраган тәкъдимнәрнең күбесе Дәүләт Думасы Һәм Федерация Советы структураларында җитди карауга лаек.

Бу эшкә ассоцииация, ИФО закон чыгаручыларын, муниципаль берәмлекләр советларын җәлеп итү мөһим, бу безнең инициативалар федераль законнарны камилләштерергә ярдәм итсен өчен кирәк".

Бүгенге чарада Мордовия башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинга “Мордва халкының РФ халыклары белән берләшүенә 1000 ел тулу истәлегенә” медален тапшырды. Бүләк халыклар дуслыгын ныгытуда, милләтара тынычлыкны саклауда хезмәтләре өчен бирелде.


Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге