ТР Премьер-министры Moody´s Investors Service агентлыгы вәкилләре белән очрашты
21.05.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Moody´s Investors Service халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин һәм башка рәсми вәкилләр катнашты.
Очрашу барышында ике яктан да катнашучылар Татарстан Республикасының Moody´s Investors Service агентлыгы белән хезмәттәшлегенең киләчәктәге перспективалары хакында фикер алыштылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте