Бүген Казан Кремлендә «Динамо – Ак Барс» чирәмдәге хоккей буенча ирләр командасын хөрмәтләделәр. Спортчыларны һәм клуб хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
"Искиткеч техника, команда рухы һәм куелган максатка ирешү сезгә җиңү китерде. Сез 19 нчы тапкыр мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелдегез. Сезне чираттагы матур казанышыгыз белән котлыйм", - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты команда вәкилләренә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР Чирәмдәге хоккей федерациясе җитәкчелеген, клуб спонсорын, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятен күнегүләр һәм чыгышлар өчен максималь уңай шартлар тудырганнары өчен билгеләп үтте.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, «Динамо – Ак Барс» җиңүләре республикада чирәмдәге хоккей үсешенә ярдәм итә. Бүгенге көндә бу спорт төре белән 1500 дән артык татарстанлы шөгыльләнә. Ә 865 бала «Динамо» олимпия резервы республика спорт мәктәбендә шөгыльләнә. «Бу - иң мөһиме. Сезнең уңышлар үсеп килүче буын өчен менә дигән үрнәк булып хезмәт итә», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Президент Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Хоккейчылар, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка чемпион медален һәм истәлекле кәшәкәне тапшырдылар.