Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышы узадырыла.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып бара.
Президиум карары нигезендә, 24 нче утырышның көн тәртибенә 26 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 19 республика законы проекты һәм ике федераль закон проекты.
ТР Дәүләт Советының рәсми сайтында утырышны турыдан-туры трансляцияләү оештырылган.
Беренче укылышка Җир һәм Гаилә кодексларына, административ хокук бозулар турында ТР Кодексына, шулай ук җирле үзидарә турында, оешмалар мөлкәтенә салым турында, транспорт салымы турында, дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында, халыкның санитар-эпидемиология иминлеге турында, һәлакәттән коткару хезмәтләре турында, җәмәгать судьялары турында, вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында, мәгариф турында һәм башка республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары әзерләнгән.
Тулырак мәгълүмат - https://gossov.tatarstan.ru/index.htm/news/1235.htm