Минтимер Шәймиев Болгарда Халыкара археологик тикшеренүләр үзәген ачуда катнашты

21.05.2013


Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге һәм яңа фестиваль комплексы ачылышы тантанасында катнашты. Бу чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Минтимер Шәймиев башта объектларда- 2 нче мунчада, Истәлекле билгедә, Болгар цивилизациясе музее белән Елга вокзалында, “Габдрахман сәхабә коесы” Изге чишмә комплексында булды.
Елга вокзалына килгәндә, аны ачу тантанасы 25 майда булачак. Минтимер Шәймиев Елга вокзалының фойесын карап чыкты, анда болгар-татар шагыйре Кол Галигә һәйкәл куелган.

Аннары ТР Дәүләт Киңәшчесе Халыкара археологик тикшеренүләр үзәген ачу тантанасында катнашты. “Соңгы елларда бу җирнең тарихы яңадан торгызыла. Биредә эш гади түгел, кайвакыт күренми дә, әмма аннан башка булмый”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, мондый объектларны табу гына түгел , ә аларның тарихын буыннан буынга тапшыру мөһим. “Безнең чит илдә булган министрлар, галимнәр, төзүчеләр киңкүләмле археология эшләре алып барылуга, археология тикшеренүләре базасына көнләшеп карыйлар иде”, - диде ул.
“Биредә башкарылган эшләрнең тиңнәрен күрмәдек. Белмим, Россия территориясендә бүген без тапшыра торган мондый базалар бармы икән”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Киңәшчесе. Ул үзәкне эшләүдә катнашучыларга һәм инвесторларга рәхмәт белдерде.

“Без искиткеч бүләк алдык. Россиянең генә түгел, ә дөнья археологларының барысы да заманча база, искиткеч җиһазлар белән мактана алмый”, - дип белдерде үзәкне ачу тантанасында ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов һәм үзәктә чит ил археологлары белән бергә тикшеренүләр үткәрергә мөмкин, дип тә өстәде.
Шулай ук Болгарда яңа фестиваль-вакыйга комплексы ачылды. Анда “Борынгы Болгар җирендә балалар” республикакүләм музыка марафоны старт алды. Минтимер Шәймиев сәламләү сүзендә марафон беренче тапкыр 2005 елда үткәрелгән иде, дип искә төшерде.

М.Шәймиев журналистларның сорауларына җавап биреп, киләчәктә Болгарның үсеше, аерым алганда, биредә шифаханә яки туристлар өчен авыл төзү, шулай ук балыкчылык һәм аучылык өчен уңайлыклар булдыру мөмкинлекләре дә каралуы турында сөйләде.


“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте