Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия табигый ресурслар һәм экология министры Александр Козлов белән очрашты.
Республика территориясендә «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, «Чиста ил» проектын алга таба гамәлгә ашыру, илкүләм проект кысаларында Идел елгасын сәламәтләндерү буенча чаралар турында фикер алышынды.
Моннан тыш, яклар Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү проектын финанслау мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Табигать министрлыгы башлыгы Александр Козловка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.