Алексей Песошин: Безнең республикада студентларның үз урынын табуга бөтен шартлар булдырыла

22.09.2021

Татарстанда студент яшьләр үз урынын тапсын өчен барлык шартлар да булдырыла. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанда Бөтенроссия студентлар форумында белдерде.

Бөтенроссия студентлар форумы 21-27 сентябрьдә уза.

Форумда катнашу өчен Казанга Россиянең барлык төбәкләреннән 1000 студент килгән. Атна дәвамында алар аралаша, тәҗрибә алмаша һәм грант проектларын яклауга әзерләнәчәк.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда югары уку йортларында һәм урта махсус белем бирү йортларында 210 меңнән артык студент белем ала. Республикада югары уку йортларында һәм урта махсус белем бирү йортларында инновацион инфраструктура булдырыла, ресурс үзәкләре ачыла, студентлар үзидарәсе үстерелә, югары технологияле эш урыннары булдырыла.

“Бүген безнең республика көчле үсеш алган. Нефть химиясе, ИТ-өлкәдә һәм машиналар төзүдә зур инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла. Киләчәк профессияләрен үзләштерү өчен барлык шартлар тудырыла”, - диде ТР Премьер-министры.

Алексей Песошин форумда катнашучыларга уңышлар теләде.

“Бу чара студентлар бергәлекләре һәм берләшмәләр арасындагы хезмәттәшлекне алга таба да үстерү өчен стимул булачагына ышанам”, - дип өстәде ТР Хөкүмәте башлыгы.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.