Рөстәм Миңнеханов Fort Ross Ventures фондына нигез салучы Виктор Орлов белән очрашты

21.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Fort Ross Ventures фондына нигез салучы Виктор Орловский белән очрашты.

Очрашу Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы чаралары кысаларында узды («Казан Экспо» мәйданчыгында).

Сәнәгатьне цифрлаштыру мәсьәләләре, хәзерге икътисадта венчур капиталының һәм стартапларның роле, 2021-2035 елларда технологик һәм бизнес трендлар темасы буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, бүген Виктор Орловский Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында сәнәгатьне цифрлаштыруга багышланган нотык белән чыгыш ясады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.