Рөстәм Миңнеханов «Позитив Текнолоджиз» АҖ компаниясенә нигез салган Юрий Максимов белән очрашты

21.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Позитив Текнолоджиз» АҖ компаниясенә нигез салучы Юрий Максимов киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашу «Казан Экспо» мәйданчыгында - Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы чаралары кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген кибериминлек кебек юнәлешкә аерым игътибар бирергә кирәк.

Шуны искәртик: «Позитив Текнолоджиз» АҖ белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында Татарстан Республикасының цифрлы икътисады мәгълүматының иминлеген тәэмин итү максатларында килешү имзаланган иде (2021 елның июне, ПХИФ-2021 кысаларында).


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.