Татарстанның ИТ-индустриясендә якынча 3 мең компания һәм 40 меңнән артык белгеч бар. Сколково рейтингы буенча республика Россия төбәкләре арасында цифрлаштыру буенча 1 нче урында тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week – 2021 халыкара форумының пленар утырышында хәбәр итте. Чара «Казан Экспо " мәйданчыгында узды. Утырыш эшендә Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максим Шадаев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан кайбер юнәлешләр буенча цифрлы технологияләрне үстерү өлкәсендә комплекслы эш алып бара. 2007 елда «Электрон хөкүмәт» дәүләт идарәсендә карарлар кабул итү системасы кертелде. Республикада беренчеләрдән булып дәүләт хезмәтләренең төбәк порталы эшли башлады, аны даими рәвештә 3 млн.кеше куллана. Гражданнардан кире элемтә алу өчен «Халык контроле» системасы булдырылды. Узган ел әлеге платформада халыктан 77 мең мөрәҗәгать бастырылган иде. "Быел без берничә актив суперсервисны эшләтеп җибәрдек һәм өстәмә рәвештә 100 дән артык социаль-әһәмиятле хезмәтне электрон рәвешкә күчерәчәкбез", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның ИТ-үзәкләре дөнья дәрәҗәсенә туры килә, дип белдерде. 2009 елда Казанда илдә беренче ИТ-парк ачылды. Якын арада аның мәйданын арттыру планлаштырыла: бу максатлар өчен өстәмә бина сатып алынган инде. Шулай итеп, Сбербанк белән берлектә ачылган ике ИТ-парк мәйданчыгы Казан үзәгендә яңа ИТ-квартал формалаштырачак.
Иннополис шәһәре актив рәвештә үсә. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә МИЗның ике мәйданчыгында 120 резидент, 38 партнер һәм 102 стартап эшли, 4,3 мең эш урыны булдырылган. «Без ИТ-компанияләр һәм белгечләр тарафыннан Иннополиска күчүгә кызыксыну артуын күрәбез. Шуңа күрә 2 яңа технопарк төзелеше бара, анда 4 меңгә якын эш урыны булдырылачак», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген стартаплар зур булмаган шәһәрләрдә дә барлыкка килә. Кукмарада гейм-инжиниринг буенча махсуслашкан «Акселболт» компаниясе актив үсеш ала. ТР Президенты киберспортның актив үсешен билгеләп үтте һәм Казанда киберспорт буенча 2022 елда дөнья чемпионатын уздыруны анонслады.
Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә ИТ-тармакка ярдәм итү буенча чаралар күргәне өчен рәхмәт белдерде. "Без үз ягыбыздан әлеге секторны үстерүне дә стимуллаштырабыз. ИТ-парк резидентлары өчен УСН буенча салым ставкасын 1% ка кадәр киметү турында республика законы кабул ителде. Бу яңа резидентларны һәм югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү өчен нәтиҗәле инструмент булырга тиеш", - диде Татарстан Президенты.
Моннан тыш, узган ел республикада цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе оештырылды, ул хакимият органнары, экспертлар һәм ИТ-компанияләр арасында конструктив диалог булдыруга ярдәм итә.
"Цифрлаштыру заманча инфраструктурадан башка мөмкин түгел. Узган ел мәктәпләрнең 100% ы оптик җепселле челтәрләргә тоташтырылган иде. Агымдагы ел ахырына кадәр республикада югары тизлекле интернетка 2 мең 296 социаль объект, 300 дән артык авыл торак пункты тоташтырылачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент «цифрлы» белгечләргә ихтыяҗ артуын билгеләп үтте. Быел гына да информатика буенча БДИ тапшырган һәм тормышны шул һөнәр белән бәйләргә теләүче укучылар саны 30% ка арткан. ИТ-белгечләргә ихтыяҗны исәпкә алып, Татарстанда берничә белем бирү проекты эшли башлады, шул исәптән Кванториум һәм Яндекс.Лицей. Казан элемтә техникумы базасында WorldSkills хәрәкәтендә актив катнашучы халыкара компетенцияләр үзәге оештырылды.
«Республикада Иннополис Университеты эшли - илнең иң дәрәҗәле ИТ-югары уку йортларының берсе. Аның базасында федераль терәк мәгариф үзәге булдырылган, ул икътисадның өстенлекле тармаклары өчен „цифра“ буенча белгечләр әзерли. Иннополистан тыш, профильле белгечләрне 8 республика вузы һәм 27 урта белем бирү оешмасы әзерли. Ел саен бу 5 меңгә якын яшь белгеч», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты сүзләренчә, икътисадның аерылгысыз өлеше электрон коммерция булды. Татарстанда агымдагы елның 8 аенда электрон мәйданчыкларда республика җитештерүчеләре һәм сатучылары саны 4 тапкырга диярлек арткан. Аларның товар әйләнеше 5 тапкыр артып, 18,5 млрд. сум тәшкил итте. Моңа республикада ике эре маркетинг үзәге ачу ярдәм итте. Республика ритейлерының электрон мәйданчыгы актив үсә.
"Форумда катнашучыларның барысына да Kazan Digital Week белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Ышанам ки, бу яңа мәйданчыкта уртак эш илебез ИТ-тармагын үстерүгә һәм дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләр белән танышуга ярдәм итәчәк", - дип өстәде ТР Президенты.
Шулай ук форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Премьер-министры Михаил Мишустин да мөрәҗәгать итте. Үзенең видео мөрәҗәгатьендә ул билгеләп үткәнчә, Kazan Digital Week - РФ Президенты инициативасы буенча игълан ителгән фән һәм технологияләр елының мөһим вакыйгаларының берсе. "Digital Week очраклы гына Казанда, Татарстан башкаласында уза. Бу-уку йортлары, югары технологияле производстволар, технопарклар, алгарышлы үсеш территорияләре тупланган шәһәр. Форум ярдәмендә республика ИТ-индустрияне үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаша ала", - дип өстәде Россия Хөкүмәте Рәисе.