Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов TCI 24 нче Глобаль конференциясе эшендә катнашты. Чара Kazan Palace by Tasigo отеле мәйданчыгында узды.
TCI - кластер сәясәтендә һәм югары технологияле компанияләрнең конкурентлылык сәләтен үстерү өлкәсендә компетенцияләргә ия төп оешмаларның һәм гамәли белгечләрнең әйдәүче глобаль челтәре.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегиясендә социаль-икътисадый үсеш нигезенә кластерлы алым салынган. Республикада нефть-газ химиясе, машина төзелеше, энергетика өлкәсендә көчле сәнәгать кластерлары эшли. "Алар инновацияләргә, фәнни эшләнмәләрне һәм кооперация элемтәләрен гамәлгә кертүгә ихтыяҗ тудыра", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 2012 елда Татарстанда ИННОКАМ инновацион кластеры булдырылган. Бүген ул - илдә иң эре һәм динамик үсештәге кластерларның берсе. Кластер кысаларында пыяла һәм углеволокно, югары технологияле төргәкләр, экологик транспорт технологияләре нигезендә яңа композицион материаллар җитештерү проектлары гамәлгә ашырыла.
Кооперация бәйләнешенең мисалы итеп Рөстәм Миңнеханов нефть-газ химиясе комплексын китерде. «Безнең республикада нефть тармагы үсеш алган. „Татнефть„ һәм 30 дан артык кече нефть компаниясе Танеко һәм ТАИФ-НК комплексларында нефть эшкәртә. Алардан продукция химия заводларына, кече һәм урта бизнес предприятиеләренә җибәрелә. Шулай итеп, предприятиеләрнең җайга салынган республика эчендәге интеграциясе хисабына углеводород чималының ахыргы продукциягә тирән күчеше тәэмин ителә", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ проектына аерым тукталды. Аның резидентлары-экспортка һәм импортны алыштыруга юнәлдерелгән югары технологияле компанияләр. Кооперациядә кадрлар әзерләү мәсьәләләре хәл ителә, иҗтимагый инициативалар гамәлгә ашырыла.
Машина төзелеше кластерында да кооперация элемтәләре төзелгән. "КАМАЗ" ААҖ, "Мастер" Кама индустриаль паркы мәйданчыгын актив кулланып, тәэмин итүчеләр чылбырын формалаштырды. Биредә „КАМАЗ“ һәм „Соллерс“ компанияләре базасында автомобиль кластеры, „Мерседес“ һәм башка чит ил фирмалары белән уртак производстволар уңышлы үсә. Автомобиль һәм төзелеш тармакларына ихтыяҗ, региональ нефть химиясенең чимал мөмкинлекләре ягыннан композит кластеры үсә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада кече бизнес продукциясен җитештерә һәм эре бизнес өчен хезмәт күрсәтә торган технопарклар челтәре эшли. Республика һәм федераль хакимият органнары шул ук вакытта әлеге проектларга ярдәм итә. Шулай итеп, Иннополис шәһәре базасында мәгълүмат технологияләре кластеры үсә.
"Кластерлы алым мәгариф өлкәсендә дә уңышлы гамәлгә ашырыла. Төп югары уку йортлары базасында предприятиеләр ярдәме белән кафедралар һәм компетенцияләр үзәкләре булдырылган", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, TCI 24 нче конференциясенең көн тәртибендә Татарстан өчен өч тема аеруча актуаль: кооперациягә ярдәм итү, шәһәр агломерацияләрен үстерү һәм циркуляр икътисад принципларын гамәлгә ашыру.
TCI конференциясе Казанда 15-17 сентябрьдә уза. Төп темалар - кластер инициативалары, инновацион тәэмин итү, кеше потенциалын ачу һәм башкалар.